Миңа бер тутырып кара да

Үпкәләмә инде шул кадәр,
Кузгалып китәргә ашыкма.
Үзем дә гаепле, бит сине
Өзелеп яратам артык та.

Йә бетте бит инде, елама,
Тоз салма әрнегән ярама.
Барсын да онтырбыз, әйдәле, әйдәле,
Миңа бер тутырып кара да.

Күз яшең төшәм дип тулышкан,
Тырышма, төшермә, тырышма.
Нишләтим тилергән, тилергән йөрәкне,
Ярата да үзе, кырыс та.

Йә бетте бит инде, елама,
Тоз салма әрнегән ярама.
Барсын да онтырбыз, әйдәле, әйдәле,
Миңа бер тутырып кара да.

Миңа бер тутырып кара әле,
Сөюне ялганнан аер да.
Канатлы иде бит, бит безнең мәхәббәт
Каерма канатын, каерма.

Йә бетте бит инде, елама,
Тоз салма әрнегән ярама.
Барсын да онтырбыз, әйдәле, әйдәле,
Миңа бер тутырып кара да.

Оставьте комментарий