Әбиләр чуагы

Бу нинди көз инде:
Сызлан да түз инде,
Сагын да түз инде, уйласаң,
Җөйлөрңең гөлләрен,
Бәхетле көннәрен
Бер кайтып, һай, кире буйласаң!

Узыгыз инде, һай, узыгыз,
Узыгыз, әбиләр чуагы.
Уйларым тукталды,
Хисләрем буталды,
Фикерем чуалды, чуалды.

Бар дөнья — алтыннан,
Бар дөнья — ялкыннан;
Кояшка берүзең хуҗа син.
Белсәң дә — көздә син —
Чәчәкләр өзәсең,
Ымсынып чибәргә сузасың.

Узыгыз инде, һай, узыгыз,
Узыгыз, әбиләр чуагы.
Уйларым тукталды,
Хисләрем буталды,
Фикерем чуалды, чуалды.

Өзелеп төшө дә
Яфрак түшәлә,
Тәңкәдәй яталар ялтырап.
Моңсу уй күңелдә:
Мәңгелек күгендә
Минем дә гомерем — яфрак.

Узыгыз инде, һай, узыгыз,
Узыгыз, әбиләр чуагы.
Уйларым тукталды,
Хисләрем буталды,
Фикерем чуалды, чуалды.

Оставьте комментарий