Кич салкында аваз биреп,
Күкрәк киереп җырласаң,
Җанга рәхәт булып китә,
Бер озын көй моңласаң.
Эх, күңелле өмәсе!
Шунда яшьләр җыела;
Шунда уйнау, шунда көлү,
Шунда ярлар сөелә.
Ач тәрәзәң өлгесен,
Ал чәчәкле гөллесен;
Ал чәчәкле гөлләрегез
Бар дөньяга күренсен.
Эх, күңелле өмәсе!
Шунда яшьләр җыела;
Шунда уйнау, шунда көлү,
Шунда ярлар сөелә.