Япь — яшь әле минем әнием

Тәрәз тире сөртеп, битләремә,
Күз димәсен балама диеп.
Син үстердең әни, давыллардан саклап,
Уймасын дип миңа җил диеп.

Бүген сиңа карап, сокланам да,
Күз димәсен әнигә димен.
Бәгърәкләр дә матур, бигърәкләр дә чибәр,
Япь — яшь әле минем әнием.

Йөзен ача кийгән күлмәге дә,
Кызларга тиң атлап килеше.
Син булганга шулай, рәхәт безгә,
Син булганга ямьле өй эше.

Бүген сиңа карап, сокланам да,
Күз димәсен әнигә димен.
Бәгърәкләр дә матур, бигърәкләр дә чибәр,
Япь — яшь әле минем әнием.

Сиңа карап бүген, сокланам да.
Күз димәсен әнигә димен.
Бәгърәкләр дә уңган, бигърәкләр дә түзем,
Бәгърәкләр дә сабыр — әнием.

Бер килер ул картлык дигәне дә,
Әле ерак торсын ут еллар.
Әле бар сөясе, оныкларың,
Әле үстерәсе ул-кызлар.

Бәйрәмең дә әни, тулып пешкән,
Өзеп кенә алыр бер җимеш.
Бәгърәкләр дә сине, яратабыз,
Озак саклан шулай, яшь килеш.

Оставьте комментарий