Яманатлар безгә такмагыз

Кояшның да тиңе–ае бар.
Кошларның да пар канаты була,
Ялгызларның гына пары зар.

Ким күрмәгез безне парлылардан,
Яманатлар, зинһар, такмагыз,
Гомерләр бит әрнеп ялгыз үтә,
Сөюләрне кире какмагыз.

Ялгышыммы, әллә бәхетемме,
Үксез калган күңел ятка тар
Язмыш нигә болай тилмертәсең,
Җирдә күпме сөю көткән яр.

Ялгызлыктан өзгәләнгән җаным
Юатырлык тиңем булса бер,
Үзәгемә үткән вак җаннарга
Бирер идеммени әллә сер?!

Оставьте комментарий