Ялгызлык арада

Сүнде сөю чаткысы.
Ул кабынмас кабат,
Тоймыйм йөрәк җылысын.
Көн әйләнде төнгә.
Яшим инде төшләрдә,
Томан аша берәү
Тели сыман өндәргә:

”Йөрмә ялгыз син адашып,
Һәр төн үтәдер саташып,
Искә алма бергә чакны, бу очраклы”.
Салкын күзләр кабат каршы алды…
Салкынлык арада.
Туңган йөрәк дәшми, янмый башка,
Ышанмый ятларга.
Тузган хисләр, моңсу, арган уйлар биләп алды безне.
Ялгызлык арада..

Тәүге тапкыр яула,
Ышандыр син кирегә,
Өмет уят турдә,
Тели: “Китер син миңа,
Оныт булган барны,
Яңа тормыш бүгеннән”.
Тик никадәр шомлы китми күңелдән.

”Йөрмә ялгыз син адашып,
Һәр төн үтәдер саташып,
Искә алма бергә чакны, бу очраклы”.
Салкын күзләр кабат каршы алды…
Салкынлык арада.
Туңган йөрәк дәшми, янмый башка,
Ышанмый ятларга.
Тузган хисләр, моңсу, арган уйлар биләп алды безне.
Ялгызлык арада..

Салкын күзләр кабат каршы алды…
Салкынлык арада.
Туңган йөрәк дәшми, янмый башка,
Ышанмый ятларга.
Тузган хисләр, моңсу, арган уйлар биләп алды безне.
Ялгызлык арада..

Оставьте комментарий