Җәяүле буран

Сизмәдең көз җиткәнен.
Юләр яшьлек егет чагын,
Гомерләрен үткәнен.

Җәяүле буран йөгерә-йөгерә,
Җилләрне уза-уза.
Мин дә ияреп йөгердем,
Дөньяны куа-куа.

Тоталмагач туктап калдым,
Җилләр киттеләр инде.
Үпкәләүләр тулган яшьләр
Күптән киптеләр инде.

Җәяүле буран йөгерә-йөгерә,
Җилләрне уза-уза.
Мин дә ияреп йөгердем,
Дөньяны куа-куа.

Хәзер үпкәләр кеше юк,
Үзенә үпкәлиләр.
Хәлен бетсә йөгерергә,
Типкәләп төрткәлиләр.

Җәяүле буран йөгерә-йөгерә,
Җилләрне уза-уза.
Мин дә ияреп йөгердем,
Дөньяны куа-куа.

Оставьте комментарий