Егетләр җыры (дүртенче вариант)

Без үзебез дәү Актанык,
Көн итмибез мактанып.
Без урамнан үткән чакта
Кызлар кала уфтанып.

Һай, илләре, илләре лә,
Илләрендә — күлләре,
Бу илләрдә кызлар җырлый
Сандугачтай телләре.

Урам аша чыккан чакта
Әллә абындыгызмы.
Сарыга сабышкансыгыз,
Әллә сагындыгызмы.

Һай, илләре, илләре лә,
Илләрендә — күлләре,
Бу илләрдә кызлар җырлый
Сандугачтай телләре.

Кичтән да яна йөрәк,
Иртән да яна йөрәк.
Яна йөрәк, яна йөрәк,
Яңа пожарник кирәк.

Һай, илләре, илләре лә,
Илләрендә — күлләре,
Бу илләрдә кызлар җырлый
Сандугачтай телләре.

Кызны урлап булмады ла,
Әби урлап уңмадым.
Шулай илгә, дан тарата,
Егетләрнең уңганы.

Һай, илләре, илләре лә,
Илләрендә — күлләре,
Бу илләрдә кызлар җырлый
Сандугачтай телләре.

Оставьте комментарий