Егетләр җыры (икенче вариант)

Без үзебез Актауныкы,
Йөремибез мактанып.
Без урамнан үткән чакта
Кызлар кала сокланып.

Ай илләре, илләре.
Илләрендә — күлләре.
Шул илләрдә җырлый кызлар
Сандугачтай телләре.

Урам аша чыккан чакта
Әллә абындыгызмы.
Сарыларга салышкансыз,
Әллә сагындыгызмы.

Ай илләре, илләре.
Илләрендә — күлләре.
Шул илләрдә җырлый кызлар
Сандугачтай телләре.

Оставьте комментарий