Җаным сызлый

Кышлар узып, ямьле язлар килсә,
Сагыш, шатлык чиксез көчәя.
Өмет тулы күзләр, күзләр көтеп,
Тезләнәләр серле хисләргә.

Ләкин күңел берни көтми инде,
Язгы таңнар күптән уздылар.
Кар-буранлы кышкы төннәр генә
Ул сагышны һаман суздылар.

Суздылар шул. Йөрәк, тыңламыйча,
Һаман көтә юкка тилмереп.
Шул югалту искә төшкән саен,
Их, елыйсы килә илереп.

Тик еламыйм инде, соңга калдым,
Умырзаям күптән шиңде бит.
Юанамын бары, ул барыбер
Минем белән бергә иде, дип.

Оставьте комментарий