Исә җилләр

Исә җилләр сискәндереп
Озак (берәр) хәбәр булмаса.
Вәгъдәң нихәл икән диеп
Мең төрлө шик, шом баса.

Биргән антлар, язган хатлар
Калдымы җил иркенә?
Күз аттымы әллә ятлар
Буйларыма, күркеңә?

Исә җилләр өзеп-өзеп,
Күгем сары болытка.
Пышылдыйлар үзәк өзеп —
Оныткан ул, оныткан!

Биргән антлар, язган хатлар
Калдымы җил иркенә?
Күз аттымы әллә ятлар
Буйларыма, күркеңә?

Оставьте комментарий