Иделкәем (икенче вариант)

Иделкәем, агасың син,
Агасың бик еракка.
Агасың бик еракка.
Дулкын булып, әйткән сүзең
Бәреп керә йөрәккә.

Иделкәем, салкын суың,
Нигә бик тиз агасың?
Нигә бик тиз агасың?
Шул суларга ташланырсың,
Белсәң ялгыз каласын.

Иделкәем, ташлап китмә,
Китмә, ничек түзәрмен?!
Китмә, ничек түзәрмен?!
Йөрәкләрем ярсыганда
Суларыңда йөзәрмен.

Иделкәем, әйтче миңа
Кайсы илләргә агасың?
Кайсы илләргә агасың?
Ялгыз калган йөрәгемне
Сүнмәс утка саласың.

Оставьте комментарий