Идел-йорт

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел буе имин йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Ашлык белән тулган йорт;
Идел-Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт;
Казан-Болгар арасы
Кала белән тулган йорт.

Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт!

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел буе имин йорт,
Атам кияү булган йорт,
Анам килен булган йорт;
Балтырганы беләктәй,
Яфраклары калкандай,
Алмалары йөрәктәй,
Ботаклары алкадай.

Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт!

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел буе имин йорт,
Кендек каным тамган йорт,
Җаным булып калган йорт;
Эчмәгән җан калмаган,
Идел белән Җаегым,
Суы тәмен салмаган,
Чулман белән Нократым,

Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт,
Котлы булсын туган йорт!

Оставьте комментарий