Җиңүчеләргә дан

Яу ораны салды Ватан,
Ат атланды батырлар —
Ил дошманнарын (явыз дошманны) кыйратып,
Яудан җиңеп кайтырлар.

Һай, асыл ил уллары,
Яудан җиңеп кайтыгыз.
Һай, алтын ил кызлары,
Зур дан белән балкыгыз.

Яуга озаттык ирләрнең
Асылын, батырларын.
Яуга озаттык кырларның
Алтынын, матурларын.

Һай, асыл ил уллары,
Яудан җиңеп кайтыгыз.
Һай, алтын ил кызлары,
Зур дан белән балкыгыз.

Яз кояшы кебек балкып,
Батырлар кайтты яудан.
Яз ташкыны кебек ургып,
Җырлары килә алдан.

Дан сезгә, ил уллары,
Ватан җырлый сезгә дан!
Дан сезгә, ил кызлары,
Хөрмәтли сезне Ватан!

Доншманны җиңде егетләр
Җиңделәр ил кызлары.
Даннары кояш кебекләр
Алтыннан йолдызлары.

Дан сезгә, ил уллары,
Ватан җырлый сезгә дан!
Дан сезгә, ил кызлары,
Хөрмәтли сезне Ватан!

Оставьте комментарий