Бәхетем-мәхәббәтем

Әлеге кәдәр мин сине
Нигә күрмәдем икән
Доньяларда барлыгыңны
Нигә белмәдем икән
Көтеп-көтеп алдым сине
Син дә көткәнсең икән
Хәзер җаным пар аккоштай
Гел бергә булыйк иркәм

Әлегечә белмәгәнмен
Сөюнең мең рәхмәтен
Көтеп алган бәхетем син
Бәхетем-мәхәббәтем

Язмышларның бүләге син
Ходаем биргән бүләк
Бүләкне дә бик нык түзеп
Көтеп алырга кирәк
Безнең олы хисебезне
Телә күрмәсен хәсрәт
Суынмасын, сүрелмәсен
Йөрәктәге мәхәббәт

Әлегечә белмәгәнмен
Сөюнең мең рәхмәтен
Көтеп алган бәхетем син
Бәхетем-мәхәббәтем

Оставьте комментарий