Елмаюыңны көтәм

Күңелем нидер эзләнә,
Никтер түземсезләнә.
Баш ими беркемгә дә,
Синең алда тезләнә.

Ашкынып тибә йөрәк,
Дулкын кебек ургылып.
Җылы кояштай елмаеп,
Бер карасаң ни була.

Нур көткән кебек иртән,
Елмаюыңны көтәм.
Күзләреңнән дә бигрәк,
Күңелең елмайсын иркәм.

Оставьте комментарий