Елама, бәгырькәем

Ерагайды инде аралар.
Сагышка төелеп яшьләрең
Алсу битләреңнән тамалар.
Сагышка төелеп яшьләрең
Алсу битләреңнән тамалар.

Елама, бәгырькәем, янса да йөрәккәең,
Озакламый янына кайтып җитәр ул.
Елмаерсың аны күргәч, җиңеләер синең хәлең,
«Йөгереп кил кочагыма»: кысып үбәр ул…

Еракларда хәзер сөйгәнең,
Ул да сине генә уйлыйдыр,
Кавышу көннәрен саный-саный,
Рәсемеңә карап туймыйдыр.
Кавышу көннәрен саный-саный,
Рәсемеңә карап туймыйдыр.

Елама, бәгырькәем, янса да йөрәккәең,
Озакламый янына кайтып җитәр ул.
Елмаерсың аны күргәч, җиңеләер синең хәлең,
«Йөгереп кил кочагыма»: кысып үбәр ул…

Сөю куша сабыр итәргә,
Яратасың икән — көтәргә.
Хатларыңны аңа ешрак яз,
Күп калмады кайтып җитәргә.
Хатларыңны аңа ешрак яз,
Күп калмады кайтып җитәргә.

Елама, бәгырькәем, янса да йөрәккәең,
Озакламый янына кайтып җитәр ул.
Елмаерсың аны күргәч, җиңеләер синең хәлең,
«Йөгереп кил кочагыма»: кысып үбәр ул…
Көт…

Оставьте комментарий