Чәрмәсән

Туган җирне бизәп, Чәрмәсән,
Уралып агасың.
Ярларга түгел дулкыннарың,
Йөрәккә кагасың.

Моңсу калыр идем, Чәрмәсән,
Күрмәсәм дә сине беркайчан.
Дулкыннарың күчә күңелгә,
Җыр булып гомергә.

Ярларыңда синең, Чәрмәсән
Калгандыр эзләрем;
Яшьлегем үткән сукмакларны
Тик синнән (синдә) эзләрмен.

Моңсу калыр идем, Чәрмәсән,
Күрмәсәм дә сине беркайчан.
Дулкыннарың күчә күңелгә,
Җыр була гомергә.

Уйлар сымак ярсып, Чәрмәсән,
Агасың кайчакта.
Сусыннар арта гына кебек,
Без күпме кайтсак та.

Моңсу калыр идем, Чәрмәсән,
Күрмәсәм дә сине беркайчан.
Дулкыннарың күчә күңелгә,
Җыр була гомергә.

Оставьте комментарий