Әнкәем (икенче вариант)

Тибрәтеп йөрәгең түрендә,
Кадерләп үстердең син безне.
Син бүләк иттең бит гомергә
Бу Кояш, бу Күкне, бу Җирне.

Син без дип, син без дип яшисең,
Әнкәем, әнкәем.
Гел сиңа җылы сүз сөйлимен,
Әнкәем, әнкәем.

Син назлап җылыңны өләштең,
Соҡландың, без үсеп буй җиткәч.
Талпынып озатып калганда,
Күзләрең чыланды, без киткәч.

Син без дип, син без дип яшисең,
Әнкәем, әнкәем.
Гел сиңа җылы сүз сөйлимен,
Әнкәем, әнкәем.

Үзебез — аналар, аталар,
Гомерләр ашыгыч узыла.
Тик синең күңелең юксына,
Өзелә йөрәгең, сызыла.

Син без дип, син без дип яшисең,
Әнкәем, әнкәем.
Гел сиңа җылы сүз сөйлимен,
Әнкәем, әнкәем.

Оставьте комментарий