Бүләк ит син миңа

Бүләк итмә ак чәчәкле алан,
Саргаялар алар көзләрен.
Буш аланда ялгыз каен сыман
Синсез калсам мин соң нишләрем?

Бүләк ит син миңа җан җылысы,
Саф-пакь сөю, кайнар хисләрең.
Шул хисләрсез калу — илсез калу.
Ә мин илсез, синсез нишләрем?

Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә,
Ялтырый да оча кичләрен.
Таң атканда янар соңгы йолдыз,
Син дә сүнсәң мин соң нишләрем?

Бүләк ит син миңа җан җылысы,
Саф-пакь сөю, кайнар хисләрең.
Шул хисләрсез калу — илсез калу.
Ә мин илсез, синсез нишләрем?

Бүләк итмә, ялгыз сандугачлы
Сихри таңнар тынып калмасын.
Иректә ул үз тиңдәшен тапсын.
Безгә бәхет теләп сайрасын.

Бүләк ит син миңа җан җылысы,
Саф-пакь сөю, кайнар хисләрең.
Шул хисләрсез калу — илсез калу.
Ә мин илсез, синсез нишләрем?

Оставьте комментарий