Туган җирем, рәхмәт сиңа!

Иксез — чиксез киң басулар
Аксыл яшел дулкын кага,
Исең китәр, карап торсаң,
Булганмы дип монда дала…

Бодай үсә тук башаклы,
Арыш үсә ак чал чәчле,
Җилдә алар тирбәләләр,
Әйтерсең дә, кинәнәләр.

Башакларын шыптырлатып,
Әйткән төсле җиргә ятып:
— Мондый олы хөрмәтеңә
Туган җирем, рәхмәт сиңа!

Көчле йөрәк белән
Туфрагымны сөрдең — иктең.
Эссе дими, салкын дими,
Көне — төне тирең түктең.

Мона шуңа үсеп җиттек
Җирне сары ялкын иттең,
Ә, юк, тукта ялкын түгел,
Сары дулкын алтын иттек.

Оставьте комментарий