Бәхет (өченче вариант)

Синең күңел, аһ, ул синең күңел
Минем күңелемнән хислерәк.
Бизмәннәргә салыйк, синме мине,
Минме сине сөям көчлерәк.с

Җитәкләшеп, яшьлек елларының
Әйләнәбез ямьле тугаен.
Яратам, дип әйтер кешең булу —
Бәхет шушыдыр ул, мөгаен.

Синең алда минем йөзем якты,
Тик синеке күпкә яктырак.
Әнкәң сине назлап үстергәндер,
Минем бәхетемә дип юрап.

Җитәкләшеп, яшьлек елларының
Әйләнәбез ямьле тугаен.
Яратам, дип әйтер кешең булу —
Бәхет шушыдыр ул, мөгаен.

Мине күргәч, синең елмаюың
Минем елмаюдан матуррак.
Киләчәккә барыр юл сайлыйбыз,
Кайсы урау, кайсы турырак?

Җитәкләшеп, яшьлек елларының
Әйләнәбез ямьле тугаен.
Яратам, дип әйтер кешең булу —
Бәхет шушыдыр ул, мөгаен.

Оставьте комментарий