Ике дус

Дусларым, сез беләсезме,
Дүрткүз белән Йомгакны?
Берсе — эт, ә берсе — песи,
Дус яшиләр шулчаклы!
Бергә сөт эчәләр алар,
Бергә шулпа ашыйлар.
Ә аннан соң бер ояда
Рәхәтләнеп йоклыйлар.

Эт белән мәче кебек, дип
Сөйләшүгә юл куймыйк.
Дүрткүзләр, Йомгаклар кебек
Дус яшәргә тырышыйк!

Урамда да бергә алар —
Аерылып йөрмиләр.
Сугышуның, талашуның
Ни икәнен белмиләр.
Менә шулай матур итеп
Яшәп яталар алар.
Кунакларны да бергәләп
Чыгып каршы алалар.

Эт белән мәче кебек, дип
Сөйләшүгә юл куймыйк.
Дүрткүзләр, Йомгаклар кебек
Дус яшәргә тырышыйк!

Оставьте комментарий