Абый белән сеңел

— Сеңлем тугач, ничек шатланганым
Бүгенгедәй әле дә исемдә.
— Синең кебек булсам иде дип,
Теләгәнем истә минем дә.

— Егетләрнең синдәйләрен эзлим.
— Кызлар күзлим сиңа охшатып.
— Булса иде сөйгән ярыма да
Сиңа ышангандай ышанып.

— Сеңелем бар дип, шатланам мин.
— Әле дә син бар, дип куанам.
— Булганда да язмыш киртәләрен
Җиңәрбез дип бергә ышанам.

— Егетләрнең синдәйләрен эзлим.
— Кызлар күзлим сиңа охшатып.
— Булса иде сөйгән ярыма да
Сиңа ышангандай ышанып.

Оставьте комментарий