Син бит минем очар канатым

Сине генә сөям, бердән-берем диям,
Матурым дип көндә кабатлыйм…
Җилләр каермасын, язмыш аермасын,
Син бит минем очар канатым…

Куңелдә гел гөлләр, чәчәк аткан көннәр,
Ләйсәннәрен сибә карашың…
Болыт капламасын, ятлар таптамасын,
Йөрәк белән йөрәк арасын…

Икәү яккан учак янар бергә булсак,
Гомер буе сүнмәс, сүрелмәс…
Синең кулларыңда, минем кулларымда,
Читләр ялкынына үрелмәс.

Оставьте комментарий