Ике канат

Гомер-елга ага, дулкын ярга кага,
Көннәр, төннәр санап, еллар артта кала.
Кул болгап озатты хыялый балачак,
Тик әти-әнигә мин һаман да бала.
Тигез мәхаббәткә шатлык өстәп тудым,
Тәүге адымымнан күпме гомер узган.
Таеп китмәс өчен тормыш сукмагында,
Әти белән әни һаман кулын суза.

Пар канатлы язмышыма
Рәхмәт укыйм кабат-кабат.
Мин сөюнең очар кошы —
Әти-әни ике канат.

Сез икегез бер үк, икегезгә бер җан,
Җылы, рәхәт, иркен корган оягыз да.
Яшәгез сез бергә зар күрмичә бер дә,
Кояш булып янып газиз балагызга.

Пар канатлы язмышыма
Рәхмәт укыйм кабат-кабат.
Мин сөюнең очар кошы —
Әти-әни ике канат.

Оставьте комментарий