Җылы сүз (икенче вариант)

Йөрәк әрнеп, сыкрап чатнаганда,
Мәгънәсе бетсә барыр юлларның,
Бер җылы сүз, тик бер җылы сүз,
Бер җылы сүзе җитә дусларның.
Бер җылы сүзе җитә дусларның.

Уңышлардан башың әйләнмәсен,
Авырлыктан сынма, дустым, түз!
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.

Сөю гөле сыгылып башын исә,
Сүнгән (сулган) чагы булса хисләрнең,
Бер җылы сүз, тик бер җылы сүз,
Бер җылы сүзе җитә иркәңнең.
Бер җылы сүзе җитә иркәңнең.

Уңышлардан башың әйләнмәсен,
Авырлыктан сынма, дустым, түз!
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.

Туар таңын карагылык басып
Тынычлыгы бетсә җанымның.
Бер җылы сүз, тик бер җылы сүз,
Бер җылы сүзе җитә туганның.
Бер җылы сүзе җитә туганның.

Уңышлардан башың әйләнмәсен,
Авырлыктан сынма, дустым, түз!
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.
Сагышны тарата, хисләре яңарта
Чын күңелдән әйткән җылы сүз.

Оставьте комментарий