Ул синең җыр, әнкәем

Иң матур җыр бишекләрдә ярала,
Шат моң булып һаваларга тарала.
Ул синең җыр, синең җырың, әнкәем,
Мин шул җырлар(ның) рухында яшимен.

Әнкәм мине тирбәлткәндә бишектә,
Агылган җыр (моң) тәрәзләрдән, ишектән.
Балачакны яздай (елдай) күреп сагынам,
Шул моңнарның сафлыгына табынам.

Язлар килеп, язлар китә тагы да,
Акчарлаклар әнә (гына) канат кагына.
Кайтып киләм менә (әнә) туган ягыма
Таң нурлары керфегемә ягыла (Керфегемә таң нурлары ягыла).

Оставьте комментарий