Әнкәем (өченче вариант)

Ак бәс дигән чәчең
Коеладыр, әнкәй,
Коеладыр, бик еш тарама.
Улым (балаң) кайтыр диеп
Ак күлмәген киеп,
Буш юлларга зарыгып карама.

Без дигәнчә түгел
Чит илләрнең күге,
Юллары да чиксез, бик олы.
Кайтам тисәм дә мин
Яннарыңа әнкәй,
Кайта алмамым, ахры, бу юлы.

Беләм, авыр сиңа,
Алган хәбәреңдә.
Ә шулайда гафу итәрсең.
Буш юлларга карап,
Төшләреңне юрап,
Син барыбер мине (кызын, безне) көтәрсең.

Беләм, авыр сиңа,
Алган хәбәреңдә.
Моңсуланып елап калырсың.
Абынса да улың,
Егылса да улың,
Син күтәреп барыбер алырсың.

Оставьте комментарий