Уфтанма

Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип,
Чал чәчең күрсәң дә, уфтанма.
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
Уфтанма, уфтанма, уфтанма.

Уфтанма, бит синең ул узган гомерең
Уйнап, көлеп кенә үтмәгән.
Сиңа насыйп булган ак бәхет — зур шатлык,
Якты көн әле бит бетмәгән.

Оставьте комментарий