Аерылып булмый язмыштан (икенче вариант)

Аерылып булмый язмыштан.
Канатланып очып китәр идем
Өлешемә төшкән ялгыштан.

Болытларга әле җитәсем бар,
Йолдозларга, айга, кояшка.
Тик нигәдер очып китеп булмый,
Буйсынмыйча шушы язмышка.

Хыялымда очам кош шикелле,
Гомерләрем әле узмаган.
Мин теләгән бәхет-шатлыкларым,
Әллә инде миңа язмаган?

Болытларга әле җитәсем бар,
Йолдозларга, айга, кояшка.
Тик нигәдер очып китеп булмый,
Буйсынмыйча шушы язмышка.

Киңәш сорап багам йолдызларга,
Алар биек, бигерәк югары.
Йолдызларга карап ялбарсам да,
Язмышлардан узмыш юк бары.

Болытларга әле җитәсем бар,
Йолдозларга, айга, кояшка.
Тик нигәдер очып китеп булмый,
Буйсынмыйча шушы язмышка.

Оставьте комментарий