Торналар авазы (икенче вариант)

Тымызык кичләрдә белмичә нишләргә
Торналар сызлана сагыштан.
Торналар авазы-җаннарның газабы,
Кайтаваз шикелле язмыштан.

Кайгылар картайта, сагышлары саргайта
Бәхеткә сусаган җаннарны.
Торналар тукталган, йөрәкне моң сарган,
Еракта яшьлекнең таңнары.

Сынатмый канатлар, яз җитсә кабаттан
Туган якка кайта торналар.
Корыган камышка, ышанып язмышка
Торналар ник оя коралар?

Кайгылар картайта, сагышлары саргайта
Бәхеткә сусаган җаннарны.
Торналар тукталган, йөрәкне моң сарган,
Еракта яшьлекнең таңнары.

Кирәкме юату? Бу тиңсез югалту,
Никадәр җәрәхәт күңелдә.
Моңаймый яшәргә, кирәктер яшьнәргә
Мизгелдәй кыска бер гомердә.

Кайгылар картайта, сагышлары саргайта
Бәхеткә сусаган җаннарны.
Торналар тукталган, йөрәкне моң сарган,
Еракта яшьлекнең таңнары.

Оставьте комментарий