Торналар авазы (беренче вариант)

Тымызык кичләрдә белмичә нишләргә
Торналар сызлана сагыштан.
Торналар авазы — җаннарның газабы,
Кайтаваз шикелле язмыштан.

Сынатмый канатлар, яз җитсә кабаттан
Көләгеш күлендә торналар.
Корыган камышка, ышанып язмышка
Торналар ник оя коралар?

Туган җир тартканга кайтканнар ал таңда
Торналар, торналар, торналар.
Шашынып сөюдән, янудан-көюдән
Болганчык су кебек дөньялар.

Кайгылар кайгырта, сагышлар саргайта
Бәхеткә сусаган җаннарны.
Торналар тукталган, йөрәкне моң сарган,
Еракта яшьлекнең таңнары.

Кирәкме юату? Бу тиңсез югалту,
Никадәр җәрәхәт күңелдә.
Моңаймый яшәргә, кирәктер яшьнәргә
Мизгелдәй кыска бер гомердә.

Оставьте комментарий