Күпме күзләр күреп онытылган

Күпме күзләр күреп онытылган,
Күпме йөзләр чыккан исемнән;
Күпме сүзләр киткән хәтеремнән?! —
Ә син һаман, һаман исемдә.

Кушылганнар юллар юлларга

Кушылганнар юллар юлларга,
Кушылганнар куллар кулларга,
Йөрәкләрнең якын арасы,
Йөрәкләрнең якын арасы.

Бар икән күрәселәр…

Толымнары нинди озын, Күлмәге чем-чем кара, Өемне узып киткәнмен, Артыннан бара-бара. Бар икән күрәселәр… Бүген менә сизәм инде, — Булганмын аңа гашыйк. Бер егет белән үтте шул, Калдым башымны кашып… Бар икән күрәселәр… Кичен бакчада очраттым, Йөри ул келә-көлә; Артыннан: «Әни, әни!» — дип, Кызлары йөгереп килә… Бар икән күрәселәр!..

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.