Көтәм сине (беренче вариант)

Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм?
Кайтырсың дип мин өмет итәм.
Мин сине һаман көтәм, көтәм.

Кайларда сез?

Исәннәрдер әле дия күңел,
Сагынулардан йөрәк уела.
Кайчан да бер миңа, кайчан да бер
Кайтып килерсез күк тоела.

Йөрәк сере

Давылларда очты ал яулыгым, Бәлки, табалырсың ишкәен. Яшьләй сөйгән ярым ятка калды, Әйтегезче, дуслар, нишләем? Аның йөрәге дә юксынудан Сызланадыр кебек гомергә. Ара ераклаша, тик нигәдер Кавышырбыз кебек күңелгә. Ник моң булып кердең тормышыма, Нур сипмәгәч таңнар аткандай? Әмма сүнмәс рухым һаман көчле, Дәрья суы ташып аккандай.

Бик сагынган чаклар була сине

Бик сагынган чаклар була сине,
Тугры Тукай, тугры Габдулла.
Ай күрде дә, кояш алды сине
Мәңге янар өчен халкыңа.

Горурлыгым

Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора
Тимәсен дип җилләр, салкыннар.
Зур илемдә минем өем, гаиләм,
Республикам, туган халкым бар.

Бу җирләрдән синсез китмим

Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)—
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.
Шатлыкларга шатлык өстәлсә дә,
Бу дөньямның синсез ни яме?!
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)…
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.