Дусларга (беренче вариант)

Бала чакта сандугачтай
Килә иде сайрасы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайласы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.
Сандугачым өйрәт мине,
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кәдерле дусларга.

Сагындым авылымны

Талгын гына Идел ага
Туган ягыма таба.
Бөдрә талларын тирбәтеп,
Кояшта нурлар уйнатып,
Чал дулкыннары ярга кага.

Бергәләп җырлыйсы җырлар бар!

Сак-Сок язмышларын теләмимен
Мин сезгә гомергә, туганнар.
Әй, татар, әй, башкорт, башкорт-татар туганнар,
Сез бит бер анадан туганнар!

Яраланган йөрәк

Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
Кеше сүзе — кеше үтерә.
Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән
Йөрәкләргә хәнҗәр ут керә.