Түгелмәсен аналарның күз яше

Һәр бер ана гомер бүләк итә
Баласына озак яшәргә.
Һәм баласын яуга озатканда,
Бер үк төрле елый аналар .

Ана күзлреннән тамган яшьләр
Бердәй ана барлык илләрдә .
Ана йөрәгеннән чыккан аһ-зар
Бердәй авыр бөтә телләрдә.

Дуслар. Дуслар. Сизгер булаекчы!
Чыланмасын ана керфеге.
Яудан улын көтеп, агармасын
Ана чәчләренең бөртеге.

Оставьте комментарий