Көмеш туйлар

— Кемнәр үтте әле урамнардан,
Кыңгыраулар тагып, пар атта?
Күпме халык бәйрәм итә бүген,
Туйларың да торсын бер якта.

Ир егетнең яшен санамыйлар

Ак яурынлы бөркетләргә канат нигә, 
Гизәр өчен зәңгәр күкте буйдан-буйга? 
Язмыш кыналары шуллдыр бөркетле затның 
Җан гынасы әле утта, әле уйда. 

Ак болытлар (өченче вариант)

Ак болытлар агыласыз,
Кай тарафка юл алып,
Кайда болай ашыгасыз,
Һавадан юллар табып.
Кайда алып бара сезне,
Озын һава юллары,
Каршылыймы иртән сезне,
Алсу кояш нурлары.