Ир егетнең яшен санамыйлар

Ак яурынлы бөркетләргә канат нигә,
Гизәр өчен зәңгәр күкте буйдан-буйга?
Язмыш кыналары шуллдыр бөркетле затның
Җан гынасы әле утта, әле уйда.

Ир-егетнең яшен санамыйлар,
Ә күрсәткән эшен сыныйлар.
Давылларда алар чыныгалар,
Авырлыктан шартлап сынмыйлар.

Ак яурынлы бөркетләргә канат нигә,
Йолдыз алып төшәр өчен туган җиргә?
Килешләрен, уй-хисләрен итә белү
Ят түгел ул да чын ирмен дигән иргә.

Ир-егетнең яшен санамыйлар,
Ә күрсәткән эшен сыныйлар.
Давылларда алар чыныгалар,
Авырлыктан шартлап сынмыйлар.

Ак яурынлы бөркетләргә канат нигә,
Якларгамы газиз халкын, туганнарын?
Авыр сынын алып, караларга манып,
Язар өчен нинди гамәл кылганнарын.

Ир-егетнең яшен санамыйлар,
Ә күрсәткән эшен сыныйлар.
Давылларда алар чыныгалар,
Авырлыктан шартлап сынмыйлар.

Оставьте комментарий