Ана сагышы (беренче вариант)

Язгы сулар ургып аккан чакта,
Күңелләрем сине юксына,
Язлар ямьле түгел синнән башка,
Кайт син, балам, тизрәк кайтсана.
Кайт, күз нурым, кайт туган ягыңа,
Тургайларың сине сагына.

Ык сулары

Ык суларын кичтем таңнарда,
Ык суларын сиптем талларга.
Истәлегем булып үссеннәр
Сагынганда кайтып карарга.
Ык сулары вак-вак дулкынлы,
Ык сулары тирән упкынлы.
Ык суларын ятып эчмәсәм,
Баса алмам йөрәк утымны.

Үпкәлисең, нигә?

Үпкәлисең, нигә?
Сөйләшмисең, нигә?
Күңелеңдә ңинди шөбһә бар?
Елмаюың белән
Барлыгымны билә,
Югалсын яман шик бездә, яр!

Әниемнең җылы кочагы

Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.