Кайтырсыз әле бер

Читләргә китәсез —
Ник алай итәсез,
Үзәкләрне нигә өзәсез?
Сез кайсы илләрдә,
Сез кайсы җирләрдә,
Сагынмыйча ничек түзәсез?

Моңлану (беренче вариант)

Ямьле язлар җиткәч,
Бозлар агып киткәч,
Зәңгәр күлдә аккош кагына.
Җәйнең ал таңында,
Юксынган чагында
Очып кына килсәң, ни була?

Көт әле, дисең

Аңлый алмыйм мин, аңлый алмыйм мин —
Әллә сөясең, әллә сөймисең?
Уза гомерләр, уза гомерләр,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Кышкы чия

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтереләм хисләр кочагыңда.