Түзә йөрәк сагышка

Без тормышны сынамыйбыз,
Тормыш безне гел сыный.
Кайгыларны гел саныйбыз,
Шатлыкларны санамыйк.
Кайгылар да, борчулар да,
Шатлыклар да бер тормыш.
Юкка борчылып тормышны
Күрми калмагыз ялгыш.

Рәхмәт, Тәңрем

Бүген алсу таңнар атты,
Таңда җиргә чыклар ятты —
Рәхмәт, Тәңрем.
Иркен сулыш, тыныч җаным,
Өмет белән яшим тагын —
Рәхмәт, Тәңрем.
Ялгыз түгел — янда парым,
Җиңәрлек бүген барын —
Рәхмәт, Тәңрем.
Күгем аяз, ачык юлым,
Сау-сәламәт аяк-кулым —
Рәхмәт, Тәңрем.

Очрашу

Кай вакыт була шулай:
Көндез кояш, төнлә ай.
Икенче көнгә исә
Болытлы җилләр исә.
Күктән тама күз яшьләре
Яңгыр тамчысы булып.
Булса булсын безнең өстә
Кыска гомерле болыт.

Мин исән

Ул арган, диделәр,
Ул туйган, диделәр,
Туктаган, диделәр, атлаудан.
Беткән бит ул, дигән
Хәбәрләр килделәр,
Хәбәрләр килделәр ятлардан.
Иң якын дус дигән
Юлдашлар саттылар,
Бүлешмәскә диеп сукмакны.
Яраткан кешеләр тормышны ваттылар,
Кемнәрдер сукмакта туктатты.

Елый икән, елый ирләр дә

Өметсездән чара таба алмый,
Әрнү соңгы чиккә җиткәндә,
Күз яшьләрен күрсәтмичә, качып
Елый икән, елый ирләр дә.

Булмый инде булмагач

Тумыштан акча яратам, акча мине яратмый.
Күпме генә тырышсам да бер тиенгә дә артмый.
Әллә ниләр эшләп карыйм — кесәгә акча тулмый.
Төн буе хыяллансам да нигәдер баеп булмый.

Бер санасаң — исләрең китәрлек…

Бер санасаң — исләрең китәрлек: борылмалы юлларда
Ничә төннәр йокысыз үткәннәр бик санаулы елларда.
Ничә тапкыр ялгышлар эшләнгән, ничә тапкыр алданган,
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган…
Ничә тапкыр, бозларга таянып, дусларга ышанылган.

Әбиеңнәр кыз чакта

Булган шундый заманалар,

Шундый чиста чак булган.
Егетләр батыр булган.
Кызлары тыйнак булган.
Бабаң чакырган чагында,
Әбиең килә алмаган,
«Мин сине хочу, җаным», дип,
SMS җибәрмәгән.