Гомеркәйләр тиз узмасын
Гомеркәйләр, гомеркәйләр,
Бик тиз үтә, үтә икән.
Әйләнеп тә караганчы
Гомеркәйләр үтеп киткән.
Гомеркәйләр, гомеркәйләр,
Бик тиз үтә, үтә икән.
Әйләнеп тә караганчы
Гомеркәйләр үтеп киткән.
Хәйран калып, юлларымнан туктап,
Моң агышын кабат тыңладым.
Буатлардан (гасырлардан) килгән азан аша,
Яшәү фәлсәфәсен, аңладым.
Ничә еллар буе усал җаннар,
Мәхрүм иткән безне азаннан!
Тик барыбер-ниләр булса булган,
Язмаган бит халкым иманнан!
Китеп тора якын дуслар,
Китеп тора туганнар.
Алар киткәч, юксыныплар,
Торып кала дөньялар.
Гомер агышларын сизми
Эшсөярләр, сабырлар.
Ник арта гомер көзендә
Яшьлекне сагынулар?
Гомер йомгагы тәгәри
Без белмәгән якларга,
Үзең дә сизми каласың,
Илтә әллә кайларга.
Шәһәр йоклый. Йокыларга талган
Олы-олы йортлар, заводлар.
Сүтелмичә калган агач йортның
Тәрәзендә тонык уты бар.