Сабантуй (беренче вариант)

Күңелле сабантуйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Без җырлыйбыз сабантуйда
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Сабантуй күбәләкләр һәм
Кошлар өчен дә бәйрәм!..

Әти-әниләребезгә
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме!

Оставьте комментарий