Сугыш кайтавазы

Әнкәй генә юк юллар чатында.
Язлар саен көтәләр тугайларың,
Кырларың өзелеп сагыналар.
Язлар саен көтәләр тургайларың
Җырлыйлар яшьлегең хакында.

Язлар җитүгә, кошлар да кайта
Тик син кайтмассың, кайтмассың бер дә!
Ятып калган урыныңда билгесез
Гомерең өзелгән чит җирләрдә.
Бары җилдә калганнар шаулыйлардыр
Каберең, туфрагың өстендә.

Язлар җитүгә, дөнья яңара
Озая бара еллар арасы.
Сүнми ләкин сугышлар кайтавазы
Табылмый сүндерү чаралары.
Түзәр микән йөрәкләр сыкралмыйча
Төзәлми аларның ярасы.

Оставьте комментарий