Эзли торгач, чибәр кызның
Менә дигәнен таптым.
«Иптәшәм бул!» — дип артыннан
Ике ел буе чаптым.
Ах, иркәм Нәзирәм,
Бүгеннән үк өйләнәм
Атам — анам, бабаларым
Өйләнмичә йөрмәгән.
Чибәремә сүз бирдем мин
Өйләнәм инде, дуслар,
Әрәм китте егет, диеп,
Кызларның күңеле сызлар.
Ах, иркәм Нәзирәм,
Хис белән мин шаярмыйм.
Егерме кыз арттан йөри,
Берсенә дә карамыйм.
Алдан әйтеп куям, иркәм,
Йөзләремне кызартма;
Театрда утырганда
Башкаларга күз атма!
Ах, иркәм Нәзирәм,
Мин көнчеләрдән түгел.
Син егетләргә елмайсаң,
Сыкрана башлый күңел.
Минем хакым бар иркәмне
Ефәкләргә төрсәм дә:
Көн дә бер күлмәк алырмын…
Акчам булса кесәмдә.
Ах, иркәм Нәзирәм,
Юмартмын бүләкләргә:
Күктән ай тотып бирермен
Буем җитсә әгәр дә.