Уф, йөрәгем!

Җиделе лампа, бишле куык
Ватылды, җиргә төште, шул;
Уф, йөрәгем, су бирегез,
Иркәм исемә төште.

Яңа өемнең түрләренә
Элеп куйдым тастымал, шул;
Уф, йөрәгем, су сибегез,
Ут кабуы ихтимал.

Иртә торып тышка чыксам,
Фонтаннардан су алам, шул;
Уф, йөрәгем, сүндерегез,
Синең утларда янам.

Урман буйларында йөргән
Чакларны сагынырсың, шул;
Уф, йөрәгем, килмә якын,
Утына кабынырсың.

Оставьте комментарий