Тик син диеп тибә йөрәгем

Күз яшьләрең һич тә түгелмәсен,
Онытты дип мине сөйгәнем.
Үзәкләрең, иркәм, өзелмәсен,
Тик син диеп тибә йөрәгем.

Саф йөрәктән чыккан сөю хисе
Яшәр өчен бетмәс көч бирсен.
Ходай бүләк иткән һәрбер көнең
Сиңа бары сөенеч китерсен.

Бергә үтик язмыш киртәләрен,
Сөюебез җырга әйләнсен.
Гомеребезнең туар иртәләре
Мәңгелеккә бергә бәйләнсен.

Оставьте комментарий