Соңгы сөю

Гомерем буе көттем бу сөюне
Язмышымнан сорап, тилмереп.
Сары көздә сабыр гына көттем
Язлар килсә (җитсә)-көттем тилереп.

Соңгы сөюдер бу, соңгы ялкын?
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы ташкындыр бу, соңгы ялкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр.

Юлларыңа гөлләр (чәчәк) сибеп (куеп) көттем
Җитәрсең дип бөтен гомергә.
Ай нурыннан тукып япма тектем
Бәхет пар алмамны төрергә.

Соңгы ялкын, соңгы сөюдер бу?
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы ташкын, соңгы ашкыну да,
Җан әрнемәс иде бу кадәр.
Соңгы балкыш, соңгы тилерүме?
Җан әрнемәс иде бу кадәр.

Чәчәкләрдән бишек үреп көттем
Тибрәлергә бергә гомергә.
Китәм димә, әйтмә, китмә, китмә.
Андый яра салма багергә..

Соңгы сөюдер бу, соңгы ялкын?
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы ташкындыр бу, соңгы ялкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр.

Оставьте комментарий