Син тыелган җимешем

Татлыларның иң татлысы —
Син тыелган җимешем.
Үрелсәм дә буем җитмәс,
Ах, бигрәк биексең.
Аңламас мине башкалар,
Хисләремне сөйләсәм.
Сокланам тик читтән генә,
Хыялымда күрешәм.

Нигә син мине
Аңларга теләмисең?
Нигә син һаман
Бәгырьне телгәлисең?
Карашың чакыра,
Ә үзең «килмә» дисең.
Сынса сабыр канатларым —
Ах, үкенерсең.

Ике читлеккә ябылган
Без ятим кошлар кебек.
Күрешергә чара эзлим
Язмышларны җимереп.
Ятларга насыйп булсаң да,
Сөясең мине генә.
Тибрәтермен, салып сине
Мәхәббәт бишегенә.

Нигә син мине
Аңларга теләмисең?
Нигә син һаман
Бәгырьне телгәлисең?
Карашың чакыра,
Ә үзең «килмә» дисең.
Сынса сабыр канатларым —
Ах, үкенерсең.

Оставьте комментарий